Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Баграж авылында мәдәни мирас объектын төзекләндерәчәкләр

Зәй районының Югары Баграж авылындагы мәдәни мирас объекты – Тройца чиркәве бүгенге көндә ташландык хәлдә.

Чиркәү приход кешеләре һәм Алабуга сәүдәгәре, хәйрияче Иван Стахеев акчасына төзелгән. Чиркәү төзелеше 1887 елда башланып, ике елдан ул изгеләндерелгән. Совет власте вакытында чиркәү ябыла. Бина озак еллар авыл клубы буларак файдаланыла. Моннан берничә ел элек чиркәү янында меценатлар һәм авыл халкы ярдәме белән яңа часовня төзелде, – дип яза "Зәй офыклар" сайты.

Узган елның февралендә Югары Баграж авылында Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин һәм белгеч-архитекторлар булып китте. Алар тарихи объектны карап, эш күләмен билгеләделәр.

Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты дәүләт сатып алулары сайтында чиркәүне саклау буенча эшләрне башкаруга фәнни-проект документациясен эшләү турында тендер урнаштырды.

Объектның барлык конструкцияләрендә аларның торышын билгеләү, аннан соң техник нәтиҗә һәм эшче сызымнарны әзерләү буенча комплекслы инженер-техник тикшеренүләр башкару планлаштырыла. Шулай ук юлларны, мәйданчыкларны төзекләндерү, территорияне яшелләндерү проектын эшләү таләп ителә. Моннан тыш, тендерда җиңүче җыелма смета хисабын, шул исәптән археологик эшләргә (кирәк булганда), тарихи-мәдәни экспертизага, авторлык күзәтчелегенә чыгымнарны эшләргә тиеш булачак.

“Гаризалар 14 апрельгә кадәр кабул ителә, башлангыч бәясе - 4 млн 867 мең 109,16 сум”, - дип хәбәр итә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.


Клара Ермолаева.

Ю.Губина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев