Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Тәрбит китапханәчесе диплом белән бүләкләнгән

Кайбыч районының Иске Тәрбит авылы китапханәче Лариса Васильева барлык конкурс-марафоннарда да актив катнаша.

Китапханәче хезмәтен җиңел диләр, аның өчен әлләни зур белем дә кирәкми, китапханәче булып теләсә кем эшли ала дигән фикерләр ишетәбез. Алар китапханәчегә бик күп укырга кирәклеген дә, стеллажлар арасында китап биреп утыручылар гына булмавын аңлап бетермиләр.
“Безнең күңелсезләнеп эшсез утырырга вакыт юк. Төрле чараларда катнашабыз, аларны әзерләгәндә ярдәм итәбез. Фестивальләр һәм конкурслар, тематик кичәләр бездән башка узмый. Мин үзем марафоннарда бик теләп катнашам, ул миңа үземне иҗади яктан сәләтемне сынап карарга, белем дәрәҗәмне арттырырга да булыша”, – диде Лариса Георгиевна.
Әле күптән түгел Лариса Васильева Дөньякүләм татарча китап укучылар онлайн марафонында актив катнашып татнетны үстерү фондының башкаручы директоры Раил Гатауллин һәм Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла исеменнән финалист дипломы белән бүләкләнде. Карендәшебезгә киләчәктә дә эшендә уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев