Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Гришкин керәшен музеенда мәктәп укучылары еш була

Музейда элеккеге көнкүреш кирәк яраклары һәркемне үзенә җәлеп итеп кызыксындырып тора.

Кемнәрнеңдер балчагын, яшьлеген хәтерләтә, ә кайберәүләр өчен бер дә күрелмәгән яңалык. Балалар да киләләр. Өйдә һәм йорт тирәсендә кулланыла торган төрле көнкүреш кирәк яраклары белән танышалар. Талдан урелгән балык тоту җайланмасы, агач тегермән, ярма яргыч, агач көймә бишек һәм башкалар бар. Болар барысы да кулдан эшләнгәнен белгә, кабат кабат тотып карап төрле сораулар бирәләр. Хәзерге көнгә кадәр сакланып килуләренә гаҗәпләнеп тә куялар. Хәзерге белән чагыштырып караучылар да була.

«Музейга экспонатларны Алабуга, Менделеевск, Удмуртиянең Грахов районнарыннан җыйдык. Биредә элеккеге эш кораллары, керәшен кименәре бар. Музейга төрле районнардан, шәһәрләрдән дә кунаклар килә», — дип сөйләде бу турыда Республика керәшен иҗтимагый оешмасының Менделеевск районы бүлеге җитәкчесе Валентина Мамакова.

«Әйе, мәктәп укучылары еш була, чөнки музейны еш кына тематик чаралар уздыру урыннарының берсе буларак та кулланабыз. Иң күп кызыксынганнары — көнкүреш әйберләре, аларның ата-бабалары нәрсә белән шөгыльләнгәннәр, шуны карыйлар», — диде «Бигәшкәй» балар ансамбле җитәкчесе Мария Япаева да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев