Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Игелекле эшләре калды

Зәй районы Сарсаз-Баграж авылында туып үсеп, гомерен Чаллы шәһәрендә яшәп үткәргән туганыбыз Иван Андреевич Утяганов арабыздан мәңгелеккә китте

Тормыш сөючән, көчле оптимистик рухлы, һәрвакыт башкаларга ярдәмгә килергә әзер булган, туган җанлы Иван дәдәбезнең гомере өзелү белән килешәсе килми. Ул искиткеч хезмәт сөючән кеше иде. Гомере иртәрәк өзелсә дә, күркәм гамәлләре, тырыш хезмәте белән үзеннән соң тирән эз калдырды ул.

Иван дәдәйнең игелекле эшләре турында бик күп язарлык. Чаллыда Сидоровка чиркәве янында скважина казып, чиркәүне сулы итүне дә ул оештырып йөрде. Чыгымнарның да күп өлешен Иван дәдәй үзе күтәрде.

Аннан Сарсаз-Багражда яшәүче туганнарын җыеп, атнакөн мәктәбе бинасының түбәсен профнастил белән яптылар. Элек түбәдән яңгыр үтә торган булган.

- Якыннарымны, туганнарымны җыеп сөйләштем. Материал өчен акча җыелса да, эшләтү өчен дә бик күп кирәк бит. Сарсаз-Баграж егетләрен өмәгә чакырдым. Үзара дус, тату яшибез, моңарчы да бөтен эшләрне бергәләп башкара идек. Чиркәү мәктәбе түбәсен ябарга, дигәч тә, каршы килмәделәр, рәхмәт яугырлары, - дип сөйләгән иде шундый туганнары булуга сөенеп Иван дәдәй.

Чиркәү өчен чын күңелдән үз хуҗалыгын кайгырткан кебек борчылып, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышып яшәде ул. Аннан туган авылы Сарсаз-Багражда чиркәү төзү эшләре башлангач, берничә мәртәбә акчалата ярдәм кулы сузды. Чиркәү төзелеше, туган авылы тормыш-көнкүреше белән кызыксынып яшәде.

Бәхетле, пар канатлы гомер юлыңда тормышыңның бар яме, олыгая барган көннәрдә ныклы терәгең булган, балалар, оныкларның әле дә төпле киңәшчесе, аларны бергәләп сагынып көтеп алган газиз кешеңне югалту авырлыгын, ачысын язып кына аңлатып булмый. Иван дәдәйнең гаиләсенә сабырлык-түземлек, сәламәтлек телибез. Ә тормыш дәвам итә...

Клара Ермолаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев