«Яшь йөрәкләр» керәшенчә бии
З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы тәмамлану уңаеннан концерт оештырылды.
Мөслим район мәдәният йортында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын йомгаклау тантанасында Крәш Шуран авылы мәдәният йортында эшләп килүче «Яшь йөрәкләр» ансамбле керәшен биюе белән катнашты.
Концертта татар, рус, мари, керәшен фольклор ансамбльләре белән бергә төрле бию коллективлары, аерым җырчылар чыгыш ясады.
Мөслим район керәшен иҗтимагый җәмгыяте җитәкчесе Галина Романова үз чыгышында райондашларын сәламләп, рәхмәт сүзләре җиткерде.
«Иң әүвәл 17нче гасырда шушы җирлеккә килеп төпләнгән халкым, төбәктә яшәүче һәр милләт белән дус-тату. Керәшен халкы үзенең кешелеклеге, ачыклыгы, ихласлыгы белән аерылып тора. Халык мирасын саклауда, культурасын үстерүгә, гореф-гадәтләрен, җолаларын буыннан-буынга җиткерүдә халкымның өлеше гаять зур. Милләтләр бердәмлеген исбатлап, район чараларында чыгыш ясаган «Усыкай буйлары» халык фольклор ансамбле солистларына, КряшШуран «Яшь йөрәкләр» бию ансамбленә чиксез рәхмәт. Исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеген югалтмауыгызны телибез» , — дип сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев