Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Яратсаң, чык кияүгә!»

Кукмараның Село-Чура авылы­ннан Петр дәдәй бе­лән Вәсилә ханым 45 ел буе гаилә­­дә генә түгел, хезмәттә дә бер-­­берсенә юлдаш.

Кукмараның Село-Чура авылы­на килгәч, Степановлар гаиләсе белән таныштым, - дип яза "Акчарлак" газетасы журналисты Чулпан ГЫЙРФАНОВА.

Петр дәдәй бе­лән Вәсилә ханым 45 ел буе гаилә­­дә генә түгел, хезмәттә дә бер-­­берсенә юлдаш. Икесе дә укытучы, ике­сенең дә “Мәгарифтәге казаныш­лары өчен” дигән күкрәк билге­ләре бар. Вәсилә ханым 38 ел ма­тематика укытып, лаеклы ялга чыккан. Ул мәктәптә 8 ел тәр­­бия эш­ләре буенча директор урынба­сары да булып эшләгән әле.
Ке­рәшен ансамблен оештыру­да аның өлеше зур. Петр дәдәй әле дә яраткан эшендә икән – балаларга тарих фәне укыта. Инде укытучы булып эшли башлаганына да 45 елдан артык вакыт узган.

– Керәшен егете белән гаилә коруны якыннарыгыз ничек кабул итте, Вәсилә ханым?
– Ул елларда бу кадәр игътибар бирелми иде. Әти: “Үзеңә ошаса, яратсаң, чык кияүгә!” – диде. Петрны ныграк та яраттылар әле. Сарыкларны да аңа гына чалдыралар иде. Бик чиста, пөхтә, һәр эшен җиренә җиткереп эшли бит.

– Эштә дә, өйдә дә гел бергә булу ялыктырмый идеме? Әле мәктәп эше өйгә дә ияреп кайтса...
– Бер-беребездән туярга вакыт булмый иде. Чөнки мәктәп гөрләп тора, эш күп. Без укытырга килгән елны бер сыйныфта 30дан артык бала булыр иде. Шуңа өстәп, параллель сыйныфлар да бар. Балалар бер бинага гына сыймагач, өстәмә биналар булдырылды. Сменалап укыта идек.


ЯЗМА ТУЛЫСЫНЧА "АКЧАРЛАК"НЫҢ 5 АПРЕЛЬДӘ ЧЫККАН ЯҢА 13 САНЫНДА БАСЫЛДЫ.
Чулпан ГЫЙРФАНОВА.
Автор фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев