Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа Усыдан Василиса Митюшкина әнисе белән бергәләп нәсел агачын барлый

Мөслим районындагы Яңа Усы мәктәбенең 8нче класс укучысы Василиса Митюшкина, әнисе белән бергәләп, үз нәсел агачларын ясый башлаган.

Әнисе яклап бабасының нәсел агачын Василиса үз әнисе белән бергәләп барлаган. Аның әнисе Елизавета Алексеевна Усы мәктәбендә тарих фәнен укыта. Ул заманында үз әтисе һәм аның туталары сөйләгәннәр буенча үз нәселләре тарихын кәгазьгә терки башлаган. Оныкларны да кертеп, алты буынны ачыклый алганнар.

Әнисе Елизавета яклап әбисенең нәсел агачын ясау Василисага җиңел булган. Елизаветаның әнисе Мария (1948 елгы) — шушы тирәдәге Бикмәч авылыннан, мари кызы. 2005 елда «Чишмә башым — Бикмәчем» дигән китап чыккан. Ул китап Уфадагы архив мәгълүматына таянып язылган. Шуңа нигезләнеп, әбисе Мариянең нәсел агачындагы сигез буынны (оныкларны да кертеп) ачыклаган Василиса.

Елизаветаның әтисе Алексей — Яңа Усы керәшене. Бу яклап, ачыклый алган нәсел кешеләре түбәндәгеләр: 
1) Борынгы бабайлары — Степан. 
2) Степанның улы — Влас (1904-1941). 
3) Власның улы — Алексей (1941-2007). 
4) Алексейның балалары — Юрий (1969), Лариса (1971), Лилия (1972), Елизавета (1978), Сергей (1979). 
5) Алексейның оныклары: Юрий балалары — Миләүшә (1998), Василий (2003); Лариса балалары — Артём (1993), Алиса (1994); Лилия балалары — Лиана (1989), Ләйсән (1993), Алёна (2010); Елизавета балалары — Дмитрий (1998), Данила (2001), Василиса (2009); Сергей улы — Алексей (2012).
6) Алексейның икенче буын оныклары: Миләүшә балалары — Арслан, Элина, Лариса; Артем улы — Марк; Алиса балалары — Мәдинә, Әминә; Лиана балалары — Егор, София; Ләйсән улы — Әмир, Данила улы — Святослав.

Елизаветаның әнисе Мария — Бикмәч авылы кызы. Аның яклап нәсел: Архип бабай, Архипның улы Николай (?-1912). Николайның улы — Михаил (1870-?). Михаилның улы — Мөхәммәдьяр (1900-1975), Мөхәммәдьярның кызы — Мария (1948).

Василисаның әтисе — Александр Геннадиевич Митюшкин. Ул Яңа Усы мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли. Аның әнисе — Зоя Егоровна. Заманында Зоя белән Геннадий рус авылы Покровкадан (ул инде юк) Яңа Усыга күченгән булганнар. Александр Яңа Усы авылында туган. 

Бу яклап ачыклый алган нәсел түбәндәгечә: 
1) борынгы бабайлары — Игнат.
2) Игнатның улы — Егор. 
3) Егорның улы — Семён (1918-1942). 
4) Семённың уллары — Василий (1918-2006), Геннадий (1938-1992). 
5) Геннадийның балалары — Владимир (1960-2007), Валентина (1962), Александр (1973).
6) Геннадийның оныклары: Владимир балалары — Андрей, Евгений; Валентина балалары — Людмила, Лариса, Валерий.
7) Геннадийның икенче буын оныклары: Андрей балалары — Никита, Екатерина; Евгений балалары — Вероника, Даша, Анюта; Людмила балалары — Самира, Сафина; Лариса балалары — Динара, Данияр; Валерий уллары — Станислав, Арсений. 
Искәрмә. Геннадий улы Александрның балалары һәм оныклары турындагы мәгълүмат югарыда — Алексей оныклары белән беррәттән бирелде.

Фотоларда: Яңа Усы мәктәбенең 8нче класс укучысы Василиса Митюшкина — үзе туплаган нәсел агачы рәсеме белән; узган гасырда Бөек Ватан сугышы башланганчы төшерелгән бу фотода икенче рәттә сулдан беренче — Алексейның әнисе Клавдия, янәшәсендә — әтисе Влас; Влас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев