Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа ел ялларында гаилә белән нинди кинолар карарга?

Бөтен эшне эшләп бетергәч, ашап, савыт-саба юып аргач вакытны нәрсә белән «үтерергә» ул? Әлбәттә, кино карарга! Без сезгә бөтен гаилә белән карап була торган топ-5 кино тәкъдим итәбез.

Миа и белый лев
(Миа һәм ак акрыслан)

Яшь Мия әти-әниләре белән бергә яңгырлы Лондоннан Көньяк Африкага күчә. Кызның әтисе терлек үрчетү буенча ферма сатып ала, хәзер төрле җәнлекләр һәм кошлар турында кайгырту — гаиләнең төп эше. Героиня климат һәм әйләнә-тирәлекнең үзгәрүенә бик шат түгел. Шулай да бераздан соң яңа туган Ак арыслан аның фикерен үзгәртә.

Чародейка
(Сихерче)

Клараны сәер кара мәче тырнаганчы гадәти мәктәп укучысы була ул. Көтмәгәндә кыз хайваннар белән аралаша ала башлый һәм ул үзен безнең дөньяны саклый торган аз санлы кыргый табигать сакчыларының берсе икәнен аңлый.

Тайна дома с часами
(Сәгатьле өйнең сере)

Ятим Льюис үзенең абыйсы Джонатан янына Мичиганга күченә. Абыйсы һәм Льюис яшәгән гаҗәеп йорт үз тормышы белән яши бугай — анда могҗизалар бар. Джонатан мәрхәмәтле маг булып чыга. Тик дөньяда яхшы тылсымчылар бар икән, димәк, явызлар да бар.

Пит и его дракон
(Пит һәм аның драконы)

Урманда 6 яшьлек малай табалар. Малай сүзләре буенча, аңа исән калырга иң яхшы дусты-зур яшел дракон Эллиот ярдәм итә. Әлбәттә, малайга берәү дә ышанмый, тик аның кыргый табигатьтәчит ярдәменнән башка исән калуы гаҗәпләндерә. Малайны эзләп тапкан Грейс, Питның гаиләсе турында һәм дракон турында белешергә карар кыла.

Книга джунглей
(Джунгли китабы)

Джунгляда тәрбияләнгән Маугли малае турында атаклы тарихны экранлаштырылган варианты. Иске варианттан аермалы буларак, бу фильмда Disney студиясе барысын да катгыйрак һәм реалерәк төшерә. Бу инде беркатлы әкият түгел, ә кыргый җәнлекләр арасында ерткыч дөньяда исән калу турында риваять.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев