Георгий Ибушев – бездә кунакта
Хәбәрләр

Георгий Ибушев – бездә кунакта

Редакциябезгә халыкның яраткан җырчысы, шагыйрь Георгий Ибушев килде.

Георгий Ибушев бу җәйне дә үзенең туган авылы Владимирда, төп нигезендә уздырды. Туган авылы болыннарыннан, басу-кырларыннан, чишмәләреннән һәм, хәтта, бәрәңге бакчасыннан да күңеленә илһам җыйгандыр ул... Авылда, хис-тойгылар дөньясында үткәргән көннәре Георгийның күңеленнән шигъри сүз булып тамар әле. Аның көзге яңгырлы кичләрдә, ак буранлы кышларда язылган шигырьләрен безнең «Туганайлар»ны укучылар һәм, гомумән, поэзия яратучы һәркем көтеп ала.

Ә хәзер Георгий Ибушевның шушы арада язган бер шигырен «Туганайлар» сайтына күз салучыларга, ВКонтактедагы яңалыкларыбызны карап баручыларга да җиткерәбез.

 

Сукмакларда – синең эзләрең

Әйләнәм дә карыйм үткәннәргә,

Сукмакларда – синең эзләрең.

Күз алдымнан китми мөлдер-мөлдер

Сагыш тулы моңсу күзләрең.

 

Кайтып киләм. Онытылган сукмак, –

Ничә еллар синнән узмадым.

Күкчәчәкләр үскән чит-читенә,

Искә төштең, сине уйладым.

 

Бу гомернең шундый чаклары бар,

Инде бәхет якын дигәндә,

Әйләндереп, ул ыргыта сине,

Бар да юкка чыга бермәлдә.

 

Күкчәчәкле сукмак кыңгыраулы,

Кыңгыраулар чыңы – тургайда.

Кычкырасым килә: “Күкчәчәктәй

Зәңгәр күзле дустым, син кайда?”.

 


Нет комментариев