Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Галина Казанцева: "Керәшен халкының эталоны: кешеләрне ярату"

Татарстанның халык артисты Галина Казанцева Питрау бәйрменә бәйле уй-фикерләрен җиткерде.

– Туксанынчы елларда республикадагы барлык керәшеннәрне үзенә җыя торган үзәк Чаллы булды. Андагы керәшен оешмасы тарафыннан, Татарстанның һәр районында, керәшеннәр өчен, нинди дә булса бәйрәм оештыруны матур бер гадәткә кертергә дигән карарга киленде. Ул вакытта без Георгий Мефодиевич белән бергәләп, керәшен хәрәкәтенә, үз бәйрәмнәребезгә сукмак салып йөрдек.

Әлбәттә, монда керәшен хәрәкәте үсеше өчен тиешле шартлар бар иде. Керәшеннәр үзара аралашуга, гасырлар кичкән бай мирасыбызны, культурабызны барлап, дөньяга чыгаруга бик нык сусаган иде.

Мамадышта иң беренче Питрау бәйрәмен Албай авылында башлап җибәрдек (анда бүгенге көндә дә Питрау бәйрәме үз көнендә һәм чын керәшенчә үтә). Георгий Ибушев та, без дә шунда идек. Иң беренче, элек авылларда булганча, кечкенә генә җыелыш итеп уздырдык. Яшьләр уеннары да булды. Ул чакта аның спонсоры Чаллыдагы сыра заводы директоры булып эшләүче үз кешебез иде. Анда иң беренче башлап йөрүчеләр – Мамадышның хәзерге башлыгы Анатолий Петрович Иванов һәм аның хатыны Маргарита Семеновна.

Аннан соң инде Иван Михайловичлар үзләренең туган авыллары Җөридә Питрау уздыра башладылар. Аларга бик зур рәхмәт, иң беренче бәйрәмнән бирле, ел саен, бер дә калдырмыйча, Җөри Питравына чакыралар.

Бүгенге көндә Җөри Питравы – керәшеннәрнең республикада үткәрелә торган бердәнбер бәйрәме. Әлбәттә, ул кирәк. Безнең нинди матур, тату халык икәнне дөньяга күрсәтер өчен дә һәм башка халыклар белән аралашуны киңәтер өчен дә кирәк дип беләм.

Җөри Питравы – безнең керәшен өчен сулар һавадай, эчәр судай бик тә мөһим әйбер.

Алга таба да шушы бәйрәмебезне Татарстанның иң мөһим һәм иң төп бәйрәмнәреннән берсе буларак саклап кала алсак, ул, үзеннән-үзе, Россия бәйрәменә әйләнәчәк.

Эш бит җыелышып Питрау уздыруда гына түгел, бу бәйрәм безгә илебездәге керәшеннәрне барлау, керәшен авылларын төбәкләп-төбәкләп өйрәнү мөмкинлеге бирә. Илебездәге барлык керәшен авылларын йөреп чыгып, керәшен халкының чын тарихын ачыклап, өйрәнерлек хәзерлекле керәшен галимнәре кирәк. Астрахань җирендә дә керәшен авыллары бар. Нагайбәкләрне әйткән дә юк. Анда бит әле Чибәркул районында да керәшеннәр яши.

Керәшеннәр – бик матур, эш сөючән, яхшы күңелле һәм үзен-үзе тота белә торган мәнле халык. Культурабыз искиткеч бай һәм бик борынгы. Шуны меңнәрчә ел дәвамында күз карасыдай кадерләп саклап килә икән, ул халык – эчке дөньясы белән дә, яшәү рәвеше белән дә башкаларга үрнәк булырга лаек.

Шул ук Җөри Питравын, районнарда һәм авылларда үтә торган бәйрәмнәребезне карагыз, бездә талантлы меңнәрчә бала үсеп тора. Җәмгыятьтә, бар кеше алдында “мин – керәшен” дип кычкырамы-юкмы – эш анда түгел, алар бөтен җирдә бар! Җырчылар белән язучылар арасында гына түгел, тормышның һәр тармагында булдыклы, тырыш керәшеннәребез күп. Бездә беркайчан да кешене ирексезләп кияүгә бирмәгәннәр, өйләндермәгәннәр. Күп гасырлар дәвамында бары тик яратышып кына кавышканнар. Мәхәббәттән генә матур һәм сәләтле балалар туганы билгеле. Шуңа күрә безнең балаларыбыз талантлы, зиһенле. Шуңа күрә керәшеннәр киң күңелле, һәркемгә ачык. Күңеле чиста, кере юк. Керәшеннәрнең бөтен эталоны шул: кешеләрне ярату. Ә андый халыкның, Җөри Питраулары булган халыкның кешелек дөньясында үз лаеклы урыны бар һәм булачак та.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев