Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Федора Краснова: "Җирән кәҗәм дә Питрау җиләге белән сыйланган"

Зәй районының Урта Баграж авылында яшәүче Федора түти җиләк җыйганда булган кызыклы хәлләрне сөйләде.

Һәр елны 12 июль көнне, иртән җиләк, файдалы үләннәр җыеп калу өчен болынга чыга торган гадәтем бар. Бу юлы да җирән төстәге кәҗәмне иярттем дә, тауга менеп киттем. Кәҗәм бер дә минем арттан калмый. Кая гына барсам да – болынга чыгаммы, басугамы, гел миңа тагыла. Тау итәгеннән җиләкне күп җыйганнар, шуңа, якында гына үсеп утырган наратлыкка кереп киттем. Юл кырые булганга андагы җиләкнең күплеге! Мин тиз арада чиләгемне тутырдым да, чиләгемне элеп калдырып, дару үләннәре җыю, гөмбәләр  карау нияте белән, наратлык эченә кереп киттем. Бераз вакыттан соң, чыксам, ни күрәм, кәҗәм дә артымнан калмаган икән. Әмма, нигәдер, бик әкрен килә, җитмәсә, бите-башы һәм колакларына чаклы кып-кызыл. Ни булган кәҗәмә, димен. Берәр җирдә кысылып яралангандыр, дип уйлыйм. Әйбәтләбрәк карасам, җиләк тулы чиләгемне тартып төшергән дә кәҗәкәем, рәхәтләнеп, Питрау җиләге белән сыйланган. Менә шулай Питрауда җиләк җыеп кайттым мин, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев