Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Декабрьнең беренче яртысындагы салкыннарны аномаль дияргә була

Бу хакта Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев хәбәр итте.

«Беренче ике атнада уртача һава температурасы 13,3 градус тәшкил итте, ә норма буенча −8 градус булырга тиеш. Аерым көннәрдә уртача тәүлеклек аномалия 16 градустан артык тәшкил итте. Әмма яңа рекорд куелмады», — диде агентлык әңгәмәдәше.

Декабрьдә иң түбән температура 9 декабрьдә күзәтелгән, ул — 26,4 градус. Бу көнне куелган рекорд 1933 елда теркәлгән — 29,3 градус. Әмма декабрьнең икенче яртысында һава торшы нык аерыла. Әгәр айның беренче атналарында һава торышын антициклон билгеләсә, хәзер актив циклон җылылык алып килә.

«Алга таба да салкыннар көтелми. Ә киресенчә, көньяк һәм көнбатыш агымнары белән безгә җылы дымлы һава массасы килә», — дип өстәде Тимур Әүхәдиев.

Аның фаразлары буенча, Татарстанда кыш җылылык һәм салкынлык дулкыны белән булачак. Ул шулай ук декабрь аена һава температурасы норма тирәсендә дип фаразлануы турында әйтте. Әмма бу норма ай башында аномаль салкын һәм ай азагында аномаль җылы нәтиҗәсе булып тора.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев