Чигү остасы – Дүрт-мунча авылыннан Лилияна Емельянова
Лилияна Павловна унбер тәре алъяпкычы чиккән.
Чигү – иң борынгы халык сәнгате кәсепләренең берсе. Бүгенге көндә дә әлеге матур һәм үтә дә вак эш белән яратып шөгыльләнүчеләр бар. Милли орнаментларны һәм традицион чигү техникасын кулланып, "оста куллар" көнкүрешнең яңа формаларына туры килгән сәнгать әсәрләре ясыйлар.
Шундыйларның берсе – Зәй районының Дүртмунча авыл җирлегеннән Лилиана Емельянова. Ул Дүрт-мунча авылында туып-үскән. Фермада – терлекчелектә эшли.
- Үз авылымда үз тиңемне таптым. Өч бала тәрбияләп үстердек. Эштән кайткач, өйдәге малларны карыйбыз. Кичләрен ял иткәндә кул эше белән шөгыльләнәм. Минем әни дә чигү эшен ярата иде, аның эшен дәвам итәм. Мендәр тышлары, алъяпкычлар, бигрәк тә тәре алъяпкычлары чигәргә яратам. 11 тәре алъяпкычы чиктем. Кешеләргә дә, сорасалар, рәхәтләнеп чигеп бирәм. Үз эшләрем йортларның иң кадерле – Ходай сурәте янын бизәп торганга нык сөенәм.
Җепләргә килгәндә, кайсын кибеттән яулык сатып алып сүтәм, кайсыберен сатып алам. Шул җепләр белән мутур, төсе уңмый торган бизәкләр килеп чыга", - дип сөйләде Лилияна Емельянова.




Фотолар: Лилияна Емельянова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев