Чистай керәшеннәренең борынгы киемнәре башкалардан аерылып торган
Хәбәрләр

Чистай керәшеннәренең борынгы киемнәре башкалардан аерылып торган

Сүрәкә бизәгендә тәңкәләр күбрәк очрый, “канатлы”  җилкәлек өчен ука киңрәк алына

https://vk.com/tatcultureЧистай ягы керәшен хатыннарының  сүрәкәсе башкаларныкыннан бераз аерыла – бизәгендә тәңкәләр күбрәк очрый, маңгай турысындагы өлеше – ике катламлы, алтын җеп белән чигелгән, “канатлы”  җилкәлек өчен ука киңрәк алына. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сүрәкә белән бергә, арттан махсус тегелгән яулыклар бәйләгәннәр. Ә “түгәрәк җаулык” Чистай өязендә, күбесенчә, туй чорында кулланылган.

Фотода Чистай керәшеннәренең киндер тукымадан тегелгән бизәкле хатын-кыз күлмәкләре (уңда сирәк кулланыла торган многоремиз техникасында башкарылган). Чистай керәшеннәре. Казан губернасы. XIX гасыр ахыры–XX гасыр башы.

 

Фото: РЭМ

"Татарский народный костюм"


Нет комментариев