Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чәбия зиратында – махсус стела-такта

Түбән Кама шәһәрендәге Вахитов урамының 2нче йорты янәшәсендәге Чәбия зиратына быел стела-такта урнаштырылды

Заманында шәһәр төзелешенә үзенең урынын бирергә мәҗбүр булган Чәбия авылыннан бердәнбер истәлек булып калган бу зиратта барлыгы уналты кабер сакланган. Соңгы елларда әлеге зиратны шәһәр төзелгән чорда Красный Ключ поселогына күчерелгән чәбиялеләр карап, җыештырып торалар.

  Чәбия зиратын әйләндереп алынган коймаларның быел буявы яңартылган. Зиратка илтә торган урын танымаслык булып үзгәргән: сукмакка брусчатка җәелгән, капка ясалып, аның өстенә кач урнаштырылган. Капканың сул ягындагы стелада моның элекке Чәбия  авылы зираты икәне язылган. Бөек Ватан сугышы ветераннары, Чәбия зираты ябылганчы вафат булып, биредә җирләнгән Федор Данилов һәм Герасим Фоминның да исем-фамилияләре әлеге стелага уелган.Федор Степанович – 1964 елда, ә Герасим Николаевич 1967 елда вафат булган.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев