Керәшен авылларын чачауниксыз күз алдына да китереп булмый.
’Чачауник’ (Часовня) — вакытлы келәүләр уза торган кечкенә генә алтарьсыз чиркәү яисә юл чатларына, чишмә буйларына, изге урыннарга куелган зур кач. Ул — изге урын. Матур итеп бизәлә, рәшәткә койма белән әйләндереп алына. Авыл халкы арасында шундый гадәт бар: озакка чыгып китүчеләр аның белән саубуллашмыйча, кайтучылар исәнләшмичә калмыйлар. Армиягә киткәндә дә егетләр үзләренә кызлар бүләк иткән кулъяулыкларны бәйләп калдыралар. Кешеләрне соңгы юлга озатканда да, соңгы тукталыш, соңгы хушлашу чачауник янында була.
Чиркәүсез авылларда чачауник янында келәү итәләр, дөньяга, нәселенә иминлек телиләр.
Нет комментариев