Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бөрешледә «Туганайлар»ны үлеп яраталар

Бөрешледә урам ёлкасын ачу бәйрәме шундый күңелле булды. Мәктәп укучылары бау тартышып, себерке атышып (кем ераграк атса, шул җиңүче), төрле уеннар уйнадылар. Мәдәният йорты директоры Флүсә Соловьева әллә нинди уеннар уйлап тапкан. Яшебез бара дип тормадык, без дә уеннарда катнаштык.

30 декабрьдә – Ёлка бәйрәме, 31ендә керәшенчә дискәтүк оештырыла. Мәдәният йортында, элекке вакытлардагыча, гармунга керәшен җырулары җырлап, үзебезчә биеп утырачакбыз. Җырлашучылар үзебез, “Ак чишмә” фольклор ансамбленә йөрүче хатын-кызлар булырбыз инде. Иң өлкәннәрдән, “Ак чишмә”дә Настя түти генә калды, сиксәнне узган ике әбиебез өйләрендә генә хәзер...

Яңа ел да җитә, Рождество да, әмма авылда чиркәү булмагач, без олылар, келәүләргә йөри алмыйбыз. Элек әле, төрлечә киенеп, өйләргә кереп, күңел ачып та йөриләр иде. Нардуган йөрүләрне соңгы елларда күргәнем юк...

Әниләр заманында рәт ашы үткәрелгәндә (Нардуган тирәләре булгандыр), олылар танытмаслык итеп киенеп, өйдән-өйгә кызык ясап йөрделәр. Бәләкәй чакта, әти-әни тунын әйләндереп киеп, үзебез дә йөрдек. Өйдә шүрәле битлеге бар иде, шуны киеп куйгач, беркем дә мине танымый иде. Кунакларны рәт ашка йөрткәндә, нәнәбез белән җиңгәбез (икесе дә Ольга исемле) авызларына бәрәңгедән теш ясап куеп, кеше танымаслык итеп киенерләр иде. Күршебездәге Улүш (Елена) һәм Палый (Пелагея) әбиләр икесе дә ирләр булып киенеп, бәйрәмнәрдә – клубка, шулай ук, рәт ашы барган өйләргә дә кереп, кызык ясап йөрделәр.

Шуларны искә алып утырдым, әле әйтергә онытып торам икән, икенче елга да “Туганайлар”га язылдым һәм редакциягә квитанцияне декабрь башында ук җибәрдем. Мин башка бер газета да, хәтта үзебезнең район газетасына да язылмыйм, “Туганайлар”ны гына алам, интернеттан да укып, карап барам. Бөрешледә “Ак чишмә”гә йөрүче Зина түти Кузнецова, Анастасия түти Белова мин үзем һәм, шулай ук, Серафима түти Никитина да шушы керәшен газетасын яздыртып алабыз. “Туганайлар”ны әле озак еллар сөенә-сөенә укырга язсын.

Галина КОЗЛОВА.

Менделеевск районының Бөрешле авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев