Бирдебәк авылы уңганнары махсус операциядәгеләр өчен токмач кискәннәр
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Бирдебәк авылы клубында токмач кисәргә яратучы түтиләр белән җиңгиләр белән җыелып кич утырганнар.
Билгеле, кич утырганда уйнап, җырлап, биеп күңел ачалар. Ә бүгенге кичәдә түтиләрнең уйларында туган җирләреннән еракта яу кырындагы солдатларга булышу булган. Безгә бу хакта Евдокия Толстова сөйләде.
«Токмач басу тәкъдиме белән Үри авылында гомер итүче өлкән кешебез Галя түти чыкты. Дуся, әйдә бер җыелганда сугышчыларга токмач кисик, кичебез файдалы саваплы узар, диде ул. Бу эшне яшьләр дә күтәреп алдылар. Егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп, Үри һәм Бирдебәк авылының уңган хатын-кызлары солдатларга булышу йөзеннән токмач кисү өмәсенә җыелдылар. Кирәкле бөтен продукция: йомырка һәм онны түтиләр үзләре өйләреннән алып килеп, тиз арада җырлый-җырлый токмач та кисеп алдылар.
Кичәбезнең икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте. Авыл йомыркасына җәйгән токмачлы аш бик тәмле була бит ул. Изге теләкләр тели-тели, кул җылысын да, күңел җылысын да кушып, ихластан әзерләгән бу ризыклар тиз көннәрдә ияләренә барып җитеп, аларны сөендерсен, көч бирсен иде.
Сугышчылар ышанычлы тыл, туган өй җылысы һәм якташларының рәхмәт хисләрен тойсын өчен без барысын да эшләячәкбез, – диде Евдокия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев