Чараны "Балтырган" ансамбле оештырган
Казан шәһәренең Авиатөзелеш районының 13 гимназиясендә Карга боткасы пешергәннәр. Бу турыда галим Геннадий Макаров хәбәр итә.
Язгы бәйрәмне Геннадий Макаров җитәкчелегендәге "Балтырган" керәшен балалар ансамбле оештырган.
– Жаз кӧнӧ! Син безгя нястяляр алып килдеҥ?
– Җир-суларга жаҥарыу,
Матур кызларга – моҥсулык,
Житеб килгян жегетляргя – уҥганнык китердем.
– Жаз, жаз, безгя тагы нястя алыб килдең?
– Сукалар, тырмалар, жиккян атлар,
Бер уч салам ӧлӧшӧн, жакты койаш кӧлӧшӧн,
Сусаганда шишмя сыуын, кара икмяк сыныгын.
– Жаз, жаз, син ничек итеб килдеҥ безгя, батмайынча диҥгезгя?
– Нязек киртяляргя, жука такталарга басыб,
Мул уҥыш, озон, бейек житенняр алыб килдем.
– Жаз, жаз, кайсы жакларда булдыҥ, ниляр эшлядеҥ?
– Урманда кышладым, бакчаларга кереб киртя кордом.
Кябестяляр утырттым, чячякляр чячтем.
– Жаз, жаз! Нишляб озак жӧрдӧҥ?
– Усал кыш белян кӧч сынаштым.
Сыуыкнын кюҥлен эреттем дя, Жир-тупракны сугардым!
Фотолар Геннадий Макаровның шәхси архивыннан алынды.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев