Балага ничә яшьтә акча бирергә?
Хәбәрләр

Балага ничә яшьтә акча бирергә?

Финанс белеме экспертыннан киңәшләр.

Мәктәпкәчә яшьтәгеләр (3-7 яшь)
Балаларга, ул теләгән уенчыкны алу өчен, акча кирәген аңлатыгыз. Кибетле уйнап, акча җыю өчен тартма булдырыгыз. Кечкенә генә максат та куярга була – уенчык яки берәр тәм-том алырга акча туплау.

Башлангыч сыйныф (7-11 яшь)
Бергәләп аласы әйберләрнең исемлеген төзегез. Товарны ничек сайлавыгызны, ни өчен берсе икенчесеннән кыйммәтрәк булуын аңлатыгыз. Ккайбер вакытта үзенә генә алырга рөхсәт бирегез.

Уртача мәктәп яше (11-14 яшь)
Көндәлек чыгымнар өчен акчаны бер айлык итеп биреп куегыз. Аны берничә көндә үк сарыф итәргә ярамавын, бюджетны бер айга бүләргә кирәклеген аңлатыгыз.

Үсмерләр (14-17 яшь)
Бала өчен банк картасы ачыгыз. Мошенниклардан саклану өчен, көнлек операция режимынна чик куегыз.

Комсомольская правда
Фото: polsov.com


Нет комментариев