Әхмәттә өмә оештырылды
Зәй районындагы Әхмәт авылының керәшен ягы зиратында өмә булды.
Әхмәт авылы керәшеннәренең елга ике мәртәбә – язын һәм көз якынлашканда шулай бергә җыелып, зиратны чүп-чардан арындырып, җыештырып кую гадәте бар.
Авылдашлары, Кәдер авыыл җирлеге башлыгы Людмила Барсукова хәбәр итүенчә, бу игелекле эшне зиратны карап торучы Григорий Суханаев оештыра икән. Бу юлы да, Григорий Михайлович зиратта өмә буласын 10-15 көн алдан хәбәр итеп куйган. Ә ул хактагы белдерүне, Людмила Николаевна әйтүенчә, социаль челтәрләрдәге барлык төркемнәргә дә куйганнар.
Өмә өчен көне дә әйбәт булып, Әхмәт халкы, шәһәрдән кайткан авылдашлары – барысы бергә уртак көч белән, зират эчендәге һәм аның тирә-ягындагы биек үләннәрне чабып, иске ботак-чыбыкларны җыеп, трактор арбасына төягәннәр.
Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел, дигән сүзләрне Әхмәт керәшеннәре, әнә шулай, үзләренең изге эше белән раслыйлар.
Фото җирлектән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев