Авылга күченгән мәдәният белгечләре 1 млн сум түләү ала алачак
Хәбәрләр

Авылга күченгән мәдәният белгечләре 1 млн сум түләү ала алачак

2025 елдан Россиядә «Земский работник культуры» программасы эшли башлаячак.

Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасында әйтте.

«Земский учитель» һәм «Земский доктор» программалары белән охшашлыкта 2025 елдан «Земский работник культуры» программасын эшләтеп җибәрәчәкбез», — дип белдерде Путин.

Авылга яки кече шәһәргә эшкә күчкән мәдәният белгече бер тапкыр бирелә торган 1 млн сум түләүне ала алачак, ә Ерак Көнчыгышта, Донбасста һәм Новороссиядә бу 2 млн сум булачак.

Чыганак


Нет комментариев