Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Анна Карликова: «Көннәр, айлар һәм елларыбызны «Туганайлар» белән бергә уздырсак иде»

Чистай районының Чуваш Ялтан авылыннан Анна түтинең газетабыз турындагы фикерләре һәм шигырьләре.

Үзебезнең керәшен газетасына, утыз ел дәвамында бер өзлексез язылам һәм үлгәнче язылачакмын. Элек, әле «Керәшен сүзе» булып, Чаллыда чыкканда да үз газетабызны укыдым. Шуңа авыз тутырып, утыз ел укыйм, утыз ел яздыртып алам дип әйтәм. 

Чыннан да, «Туганайлар» газетасын бер дә калдырмый укып барам. Яңа газета китергәннәрен көтеп кенә торам. Укырга да, язарга да яратам. 
Үзем Чистай районындагы Керәшен Ялтанында туып-үстем. Анна Прокофьевна булам. Кыз чактагы фамилиям — Портнова. Шигырьләр дә язам. Рәхмәт, «Туганайлар» газетасында аларны бастырып торасыз. 

«Туганайлар»га озын гомер телим. Әгәр кеше булса, безнең кебек картаерга язсын, дип әйтер идем. Әмма үзебезнең күз карасыдай кадерле «Туганайлар»ыбыз беркайчан да картаймасын, һәрвакыт һәркемгә кирәкле газета булып, гасырлар кичеп яшәсен. 

Туганыйларны бер-берсе белән газета аша күрештереп, очраштырып, бер-беребезнең яңалыклары белән таныштырып торучы редакция хезмәткәрләренә дә рәхмәт. Киләсе елда газетага язылучылар саны тагын да артсын, «Туганайлар»ны читтәге карендәшләр дә укысын. Барлык карендәшләргә бер теләгем бар: көннәр, айлар һәм елларыбызны «Туганайлар» белән бергә уздырсак иде... Ә минем бу шигырьләрем газетаны укучыларга сәламем булып барып ирешсен.

Ялгыз каен
Биләр басуы уртасында 
Үсә ялгыз бер каен.
Үткән-барган серен сөйли,
Сер саклый ялгызкаем.

Ялгыз каен, каенкаем,
Кайда соң синең парың?
— Парым булмаганга, шулай
Бушаналар сөйләп зарын.

Каен ялгыз була алмый,
Аның дусты — йомшак җил.
Йомшак җилләр сыйпап үтә,
Безнең әнкәйләргә тиң.

Мин дә киләм яннарыңа,
Серләремне тик сөйләргә. 
Башың иеп тыңларсың да, 
Син генә шул аңларсың.

Болын тулы бәхет
Түбән болын бүген төшкә керде,
Тирә-як тулы бала-чага.
Барысы җыйган кукы-балтырган,
Олылар да килгән болынга.

Кайсыдыр өздереп гармун уйный,
Алексей дәдәй уртада бии.
Шыттый Аннаттәй кызык сүз сөйли,
Җәрми Марҗа яңгыратып җырлый.

Түбән болын тулып бәхет ташый, —
Уңган хатыннар табын ясый,
Ирләр балык тоткан, учак яккан,
Казаннарда тәмле уха кайный.

Чибәр кызлар җиңел-җитез атлап
Чишмәдән салкын су китерә.
Болында — үләннәр чәе исе.
...Тик ул чак төшкә генә керә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

1

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев