Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алиса Аглеева: "Керәшен хәрәкәтенә үсәргә һәм алга барырга булышам!"

16 июльдә Җөри авылы янында үткәрелгән "Питрау-2022" фестивалендә республика керәшен иҗтимагый оешмасы члены Алиса Аглиевага “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе тапшырылды.

Җөри авылы янында үткәрелгән "Питрау-2022" фестивалендә дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Мамадыш районы мәдәният йорты методисты, республика керәшен иҗтимагый оешмасы члены Алиса Аглиева Татарстан мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

"Татарстан республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасына чын күңелдән рәхмәт әйтәм! Һәрвакыт "идея" дип яшим, гел керәшен проектлары белән кызыксынам. Гади яшьләр өчен үткәрелгән чаралардан башлап, "Кряшен чибяре" кебек зур конкурсларны оештыруда катнаштым. Шулак ук, 10 ел дәвамында эшен башкарган "Айбагыр" этник лагеры, керәшен яшьләре өчен үткәрелгән форумнар, җыелышлар һәм бик күп башка проектларда үз өлешемне кертергә тырышам. Туган ягыма кайтып китсәм дә, керәшен хәрәкәтенә үсәргә һәм алга барырга булышам!" – ди Алиса Аглеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев