Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Александра Сафина: Туган ягым белән элемтәне өзгәнем юк

Туган ягым белән элемтәне өзгәнем юк. Зәй шәһәрендә, туган авылым Кабан-Бастрыкта, күрше Дүрт-Мунчада, Түбән Биш, Югары, Урта Баграж авылларында туганнарым яши

Тумышым белән мин Зәй районының матур бер җирендә урнашкан, челтер чишмәләргә, калын урманнарга, киң кырларга бай булган Кабан-Бастрык авылыннан. Түбән Биш мәктәбен тәмамлап, Казан ветеринария институтына укырга дип авылдан чыгып киткәнемә быел 40 ел була. Кулыма "Ветеринария табибы" белгечлеге диплом алгач, иремнең туган ягы - Менделеев районы Тойгуҗа авылына кайтып төпләндек. Гомерем буе ике авылны: туган авылым Кабан-Бастрыкны һәм яши торган авылым Тойгуҗаның табигатен, язмышын, кешеләрен чагыштырып, бер-берсенә охшатып яшәдем.

Читтән торып Алабуга педагогика институтында биология укытучысы белгечлеге алдым. Хезмәт кенәгәмдә 4 язу: ветеринария табибы, укытучы, авыл җирлеге башлыгы, китапханәче дигән язмалар бар. Хәзерге вакытта лаеклы ялда. Ләкин кайда гына эшләсәм дә, эшемне яратып, кешеләргә файда китерерлек итеп намус белән башкарырга тырыштым.

Туган ягым белән элемтәне өзгәнем юк. Зәй шәһәрендә, туган авылым Кабан-Бастрыкта, күрше Дүрт-Мунчада, Түбән Биш, Югары, Урта Баграж авылларында туганнарым яши.

Мине олы  тормыш юлына озаткан авылыма мин мең рәхмәтле. Тормышта үз юлымны табарга булышкан әти-әниемә (инде алар безнең арада юк), Кабан-Бастрык һәм Түбән Биш мәктәбе укытучыларына чиксез рәхмәтләремне белдерәм. Безнең арада булмаганнарның урыннары ожмахта булсын, ә исәннәргә саулык, имин тормыш телим.

Фото Александра Сафина архивыннан

Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев