Алдагы ял көнннәрендә Татарстанда һава торышы үзгәрәчәк
Хәбәрләр

Алдагы ял көнннәрендә Татарстанда һава торышы үзгәрәчәк

Татарстан гидрометцентр мәгълүматына караганда, 13-14 апрельдә республикада көн суытып, бераз яңгыр яву ихтималы бар.

Төнлә белән термометр баганасы +3...+8 градуска кадәр төшә, ә көндез, Себер ягыннан искән җир тәэсирендә, һава температурасының +8...+13 градустан да югары күтәрелмәве көтелә.

14 апрельдә республикада явым-төшем көтелми. Төнге сәгатьләрдә +3... —2 градуска кадәр суытуы бар, көндез җылылык +9...+14 градустан артмаячак.

Прогноз буенча, киләсе атнада Себер ягыннан килә торган циклонга бәйле рәвештә, яңгырлар көтелә, көндез һава температурасы +10...+15 градустан югары күтәрелмәячәк.


Нет комментариев