Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

9 ел "Айбагыр"да ял иткән Алексей Заһидуллин лагерның юбилей сменасында вожатый булды

Этнолагерьның юбилей сменасында эшләүче вожатыйларның күбесе - кайчандыр "Айбагыр"да ял иткән балалар. Бу сменада вожатый булып эшләгән Алексей дәдәй дә лагерьга 9 ел рәттән килгән була

Яр Чаллы шәһәре егете Алексей Заһидуллин “Айбагыр”ның иң беренче сменасына 10 яше тулмаганлыктан бара алмый кала. Әмма егет икенче елга килә һәм 9 ел рәттән лагерьда ял итә. “Әбием шушы “Айбагыр” турында сөйләгәч, башта барасым килмәде, чөнки, аңа кадәр бер лагерьда ял итү бөтенләй дә ошамаган иде. Беренче тапкыр баргач ук, ярый килгәнмен икән әле, дидем. Яңа дуслар таптым. Керәшен булсам да, халкыбызның культурасын белми идем. “Айбагыр” барысына да өйрәтте. 9 ел рәттән монда ял иттем. Бер генә ел да кәефемне төшермәде", – дип сөйләде ул.

Быел Алексей, беренче тапкыр, вожатый буларак килгән. "Монысы бөтенләй дә үзгә халәт, икенче сулышым ачылган күк булды”, – дип, хисләре белән уртаклашты Алексей.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев