Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2025 елда Татарстанда беренче түләүле юл ачылачак

«Алексеевск - Әлмәт» түләүле юлын 2024 елда төзеп бетерергә ниятлиләр, 2025 елда исә анда машиналар хәрәкәте ачылачак. 0

Бу хакта РБК инвесторга - «Автострада» АҖ генераль директоры Александр Комлевка сылтама белән хәбәр итә.

«Төзелеш эшләре тәмамланып, машиналар хәрәкәте ачылгач, 2025 елдан әлеге юлдан файдаланган өчен түләү ала башлаячаклар», - дип белдерде ул Kazan Digital Week форумы кысаларында.

Аның сүзләренчә, 143 километр озынлыгындагы объект төзелешенә 102 миллиард сумга якын акча юнәлдерелгән. Ул дәүләт-шәхси партнерлык шартларында гамәлгә ашырыла. Ягъни әлеге сумманың чиреге – шәхси инвестицияләр, 45 проценты – Татарстан бюджетыннан, 30 проценты федераль казнадан бүленгән.

Комлев белдергәнчә, әлеге юлда, М12 трассасындагы кебек үк, «Ирекле агым» системасын кулланырга ниятлиләр. Шундый түләү варианты ярдәмендә машина йөртүчеләр «бөке»ләрдән башка гына хәрәкәт итә алачак.

Яңа трасса буйлап Алексеевскидан Әлмәткә 1,4 сәгатьтә барып җитеп булачак. 2035 елга әлеге юлдан тәүлегенә 26 меңнән артык автомобиль узар дип көтелә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев