Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

1 апрель мәзәкләре

1 апрель - Көлке көне уңаеннан, укучыларыбызга иң шәп мәзәкләрне тупладык

- Хәлләрең ничек?

- Сорап та карыйсың инде, Вәли! Без синең белән бер илдә яшибез түгелме соң?
5


Театр гардеробында. Хатыны иренә ысылдый:

- Кием алып биргән өчен генә ул хатынга 100 сум акча бирәләр димени? Бигрәк ыштансыз инде син!

- Тавышланма, карчык. Кара - нинди яхшы тун алып бирде бит ул сиңа!


- Сәлимә, кияүгә чыгуы куркыныч түгелме?

- Беренче тапкыр куркыныч. Аннары - көн саен да чыгарга була!

- Вәли, ә сиңа өйләнүе куркыныч түгелме?

- Беренче тапкыры - юк. Аннары ай-яй куркыныч!!!


Хатын - иренә:

- Безгә кемнәр килгән ул?

- Волонтерлар. Шәһәрдә бассейн салырга акча җыялар.

- Ә ярар алайса. Бар, өч чиләк су чыгарып бир.


Хатын - иренә:

- Кайда йөрдең төн буе?

- Балыкта.

- Берәр нәрсә эләктердеңме соң?

Ир сискәнеп китә:

- Юк, бугай... Юк дип уйлыйм.


Укытучы - ир-атка:

- Сез алай-болай Вәлинең әтисе түгелме?

- Вәлинең әтисе идем... Әмма алай-болай икәнен беренче ишетүем. Сезгә нәрсә билгеле? Сөйләгез әле.


Күрәзәче:

- 50 яшегезгә кадәр акча җитмәячәк, хатыныгыз каныгызны эчәчәк, балаларыгыз сүзегезне тыңламаячак.

- Ә аннары?

- Аннары ияләнеп китәрсез.


Сатып алучы кибеткә килә:

- Мин сездән натураль тун сатып алган идем. Этикеткасы да шулай. Ә чынлыкта ул ясалма булып чыкты!

- Дөрес. Ә этикетканы без көяне алдар өчен генә элдек.


Малай - әтисенә:

- Әти, нәрсә ул могҗиза?

Әтисе улының башына суга. Малай елый башлый.

- Авыртамы?

- Авыртаааа.

- Менә авыртмаса, могҗиза булыр иде.


- Саклык куркаклыктан нәрсәсе белән аерыла?

- Без курыкканда, ул - саклык. Башкалар курыкса - куркаклык.


Океанда берничә ай кораб йөзә. Йөзә дә йөзә... Капитан янына матрос йөгереп килә:

- Капитан, карагыз, җир!

Тегесе, әсәренеп:

- Кайда, кайда?

- Минем тырнак астында!


Ике дус сөйләшә.

- Синең туйга кадәр хатының белән берәр нәрсә булдымы.

- Булды, билгеле. Телевизор, суыткыч бар иде инде.


- Хәлләр ничек?

- Әйбәт. Миңа начар булса, ашыгыч ярдәм алып китә.

- Яхшы булса?

- Полиция.


Медосмотрда доктор бет таба.

- Сез беләсезме бетләгәнегезне?

- Әйе, беләм.

- Сез ничек дәваланасыз?

- Минем бетләрем чирле түгел.


Ике хатын-кыз сөйләшә.

- Берьюлы ике егет белән очрашам, кайсын сайларга - белмим...

- Ә йөрәгең ни ди соң?

- Ирең белсә, бәреп үтерәчәк, ди.

 

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев