Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдә ялга кайткан хәрбиләрне каршы алганнар

Зәй районы керәшен иҗтимагый оешмасы махсус хәрби операциядән ялга кайткан Зәй егетләрен ашка алган.

Шәһәр кафесындагы бу очрашуда Муниципаль район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Зәй керәшен иҗтимагый оешмасы рәисе Валентин Атласов булды, дип хәбәр итә «Зәй хәбәрләре» сайты.

Очрашуда катнашучылар илебез иминлеге сагында торган егетләргә рәхмәт белдереп, аларны геройлар, бүгенге тарихны язучылар дип атаганнар. Җиңү яулап, туган якка исән-имин әйләнеп кайтуларын теләгәннәр. 

Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев мобилизацияләнгән ир-егетләрнең гаиләләренә булышулары, махсус хәрби операциядәге егетләргә халыкның ярдәм итүе һәм башкалар турында сөйләгән.

Очрашуда егетләр үзләренең хезмәт шартлары, хәрби рух һәм үзара дуслык турында сөйләгәннәр. Алар, шулай ук, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм оештыруда башлап йөрүчеләргә рәхмәтләрен җиткергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев