Хәбәрләр

Виктория Уразайкина Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулган

31-4 февральдә Казан дәүләт консерваториясендә “Идел симфониясе” Бөтенроссия башкаручылар конкурсының 2 туры уза.

 “Идел симфониясе” Бөтенроссия кыллы һәм бәрмә инструментларда башкаручылар бәйгесендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Саратов, Барнаул, Самара, Уфа, Тюмень, Тольятти, Казан һәм Зәй шәһәрләреннән конкурсантлар катнаша.

Бәйгедә Зәйдән "Кыллы инструментлар " номинациясендә балалар музыка мәктәбе укучысы Виктория Уразайкина да чыгыш ясады.

Жюри аның  чыгышын I дәрәҗә лауреат дипломы белән бәяләде.

Бәйгегә Викторияне остазлары Люция Кадыйрова һәм Светлана Рыцова әзерләде.

Фанур Миникаев, “Зәй офыклары”

 


Нет комментариев