Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Валентина һәм Федор Мамаковлар 45 ел иңне-иңгә куеп татулыкта яшиләр

Гаилә – кешенең төп байлыгы, аның көч чыганагы.

Менделеевск районынында быел бергә яшәүнең түгәрәк датасын билгеләп үтүче район гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы узды. ЗАГС бүлеге тарафыннан оештырылган әлеге тантана С.Гассар исемендәге мәдәният йортында үткәрелде.

Алар арасында Иске Гришкин авыл җирлегеннән карендәшләребез Мамаковлар гаиләсе дә бар. Республика керәшен оешмасының Менделеевск бүлеге җитәкчесе, авыл җирлеге башлыгы Валентина Викторовна һәм аның ире Федор Леонидович 45 ел мәхәббәттә һәм татулыкта яшиләр.

“Монда озак еллар тыныч һәм тату яшәгән, балаларын һәм оныкларын лаеклы тәрбияләгән үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр.

Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме белән котлады. Ул бәйрәмнең әһәмиятен һәм аның балаларда гаилә кыйммәтләрен тәрбияләүдәге ролен билгеләп үтте. Гаилә парларына рәхмәт хатлары һәм чәчәкләр тапшырылды”, – диде Валентина Викторовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев