Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Урта Багражда хәрбиләрнең әниләрен зурлаганнар

Зәй районының Урта Баграж авылында уллары махсус хәрби операциядә катнашучы әниләрне бәйрәмгә җыеп, хөрмәтләгәннәр.

Урта Баграж мәдәният йортында Аналар көне уңаеннан узган бәйрәмгә уллары махсус хәрби операциядә катнашучы әниләр дә кунак итеп чакырылган иде. Кичәне Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев ачып, залдагы барлык әниләрне Аналар көне белән тәбрикләгән, район мәдәният йорты каршында эшләүче «Сөмбелә» ансамбле, Андрей Кузьмин матур җырлар бүләк иткәннәр, дип хәбәр итә "Зәй офыклары"

Кичәнең төп геройлары — Лидия Кузьмина, Татьяна Егорова, Римма Боярова — олы йөрәкле, сабыр әниләр. Һәрберсенең язмышы үзенчәлекле, һәркайсы баласы өчен ут йотып яши. Аларны котлаганда да күзләрен яшь пәрдәсе каплады.
Бәйрәмнән соң әниләр чәй табыны артында аралашып, илләребезнең тыныч булуын, киткән балаларның исән-сау кайтуларын теләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев