Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Юшады авылында Ибану бәйрәмен уздырганнар

Минзәлә районының Түбән Юшады авылы керәшеннәре, йолаларны яңартып, Ибану бәйрәменә җыелганнар.

Бу авыл халкы, элгәредән, 7 июльдә серле бәйрәмнәрнең берсе булган Ибануны билгеләп үтә торган булган.

«Без бәләкәй чакта бу бәйрәмгә төрле яктан кунаклар, туганнар килә иде. Авылдагы карендәшләрнең бер-берсенә йөрешеп, урамда уеннар уйнап, таң атканчы бәйрәм иткәннәре хәтердә», — дип күңелендәге истәлекләрен яңартты клуб җитәкчесе Наталья Чепкасова.

Быел Ибану бәйрәме Түбән Юшадыда 8 июльдә узган. Аңа күрше-тирә авыллардан да килүчеләр күп булган. Мәлкән авылының «Мәлкәнәй» керәшен халык фольклор ансамбле, район мәдәният сараенда эшләүче Рифнур Кабиров халыкка матур җырларын бүләк иткәннәр.

«Юшады авыл җирлеге башлыгы Илгиз Ханов бәйрәм белән котлап, авылның иң актив кешеләре Асаф Шиһапов, Михаил Васильев һәм Әхмәтзыя Кирилловка Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды. 65 ел бергә гомер итүче Александра һәм Алексей һәм Арзамасовлар гаиләсенә котлау сүзләре юллады», — дип бәйрәм турында сөйләде Наталья Чепкасова.

Финанс ярдәме күрсәтеп, бәйрәмне оештыруга булышкан авылдашлар арасында Бөек Ватан сугышы ветераны, 95 яшьлек Михаил Тихонов та бар. Ул, йолалар саклануга сөенеп, акча биргән. Чыгышы белән шушы авылдан булган Григорий Казанцевның улы Михаил үзеннән һәм сеңлесе Галина гаиләсенән дип, ике капчык бодай китергән. Бу күчтәнәч уен барышында уйнатылган.

Бәйрәмдә һәр халык күңеленә якын килердәй уеннар оештырылган. Бәләкәй вакытны искә төшереп, олылар тәгәрмәч тәгәрәткәннәр; хатын-кыз һәм ир-атлар тактага кадак кагып осталыкларын күрсәткәннәр; чуен күтәреп йөгергәннәр; ераклыкка гер атканнар; тачкага кеше утыртып йөгерүдә җиңү яулаганнарга бер капчык бодай биргәннәр. Килгән кунаклар, авыл халкы белән бергәләп, такыя үргәннәр, себерке дә бәйләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Заманында бу авылда мин эшләдем аны ивану дип әйтәләр иде