Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пенсионерларның торак-коммуналь хуҗалыгы комиссияләрен түләүдән азат ителәләр

Дәүләт Думасы фракцияләре җитәкчеләре белән очрашуда Россия Президенты Владимир Путин барлык пенсионерларның торак-коммуналь хуҗалыгы комиссияләрен түләүдән азат ителәчәген раслады. Бу хакта Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Андрей Исаев белдерде.

Элегрәк Дәүләт Думасы социаль ярдәмгә мохтаҗ физик затларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә банк комиссияләрен гамәлдән чыгаручы закон кабул иткән иде. Аларның исемлеген Россия Хөкүмәте әзерләячәк. Закон 2024 елның 1 июленнән үз көченә керә, дип хәбәр итә Татар-Информ

«Ул (Путин – ред. иск.) мохтаҗларны торак-коммуналь хуҗалыгы комиссияләрен түләүдән азат итү турындагы карарыбызны хуплап кына калмады <...> , пенсионерлар да азат ителәчәк», — диде ул журналистларга.

Бу барлык пенсионерларга да кагыламы, дигән сорауга Исаев, моны Путин фракция җитәкчеләре белән очрашуда раслады, дип җавап бирде.

«Аның (Путин — ред.иск.) әйтүенчә, әйе, хөкүмәт беренче чиратта мохтаҗларны күздә тота, әмма мин пенсионерлар дигәч, димәк, пенсионерлар», — дип өстәде Исаев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев