Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ни генә булмасын, яшәү көчен жуймаган

Кабан-Бастрык авылыннан Татьяна Швенцова гомере буе сыер савучы булып хезмәт куйган.

16 яшендә инде ул авылда почта тарата, Яраслау якларына китеп эшләп тә кайта. Шуннан тормышы терлекчелек белән бәйле. Шундый авыр хезмәттә яшьлеген, бар гомерен үткәргән ул. Алай да тормышыннан зарлану, уфтану билгеләре чагылмый аның сүзләрендә.

Ул 1941 елның 4 гыйнварында Кабан-Бастрык авылында Пелагея белән Алексей Батаевлар гаиләсендә туа. Әтисе сугышка киткәндә ярты яшьлек булып кала. Әнисе инвалид, бер кулы йөрми торган була. Авылда аны Чулак Палук түти, дип йөртәләр. Яшь бала белән тормыш алып бару кыен булгач, Палук түти туганнарына сыена: Труш картларда (Мария белән Иван Васильевлар, авыл халкы Иван дәдәйне Труш дип зурлап эндәшә торган була) яшиләр. Әтиләренә сугыштан әйләнеп кайту насыйп булмый.

-Истәлеккә әтиемнең ичмасам бер фотосы да юк. Эх, бер күрәсе иде дип уфтанган, сагынган чакларым да күп, - ди Татьяна апа.

Алар тормыш иптәше, Кабан-Бастрык егете Григорий белән дүрт бала үстерделәр. Григорий гомер буе машина йөртүче булып эшли. Тормыш иптәше шофер булгач, колхоз эшеннән бушап өйгә кайтулар бик сирәк кара төндә генә эләгә иде. Шуңа күрә бар тормышны төптән җигелеп тарту Татьяна апа өстендә була. Кышкы буран, язгы-көзге пычракларда, бот төбеннән көрт-пычрак ярып иртә таңнан фермага барулар да җиңел булмагандыр, әмма Татьяна түти беркайчан да зарланмый.

-Элекке вакытларны, колхозда эшләгән елларны еш сагынып искә алам. Эшкә өлкәннәрдән Степанида түти Краснова, Анна түти Некратовадан өйрәндем. Аннан яшьтәшләрем белән - 20ләп кыз бик күңелле итеп, бер-беребезгә ярдәмләшеп эшләдек. Бүгенге көндә ул вакыттагы сыер савучылардан авылда икәү генә калдык инде: мин дә, Мария Миронова, - дип сагынып сөйли эшләгән елларын Татьяна апа.

Тормышында кайгы-хәсрәтләр дә булды: сөлектәй улын югалтты. Ни генә булмасын, яшәү көчен жуймады авылдашым. Каенанасы белән 26 ел бергә тату-дус яшәп, соңгы юлга кадерләп озатты. Үз әнисен дә тәрбияләү аның өстендә булды. Гомер буе хезмәтне яратты. Үзенчә бер җылылык, нур бөркелеп тора аның йөзеннән.

Анастасия Кукина.

Фото шәхси архивтан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев