Хәбәрләр

Менделеевск башлыгы Яна Шалаумовага шуба бүләк иткән

Әлеге махсус бүләкне Радмир Беляев яшь җырчыга «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең гала-концертында тапшырган.

Язга кергәч, республикада «Созвездие-Йолдызлык» фестивале гөрли башлый, ул районнарның талантлы яшьләрен үз эченә җыя. 

Менделеевск районының зональ этабында Яна Шалаумова да катнашкан. Конкурста "Уракчы кыз", "Балтырган" җыруларын башкарган. Уңышлы чыгышын жюри членнары 1 урын белән бәяләгән. Иң кызыгы, Янага Менделеевск муниципаль районы башлыгын Радмир Беляевның махсус бүләге – затлы шуба да бирелгән. Аны Радмир Илдарович үз кулы белән бүләкләү тантанасында тапшырган.

(Актаныш егетләре - «Лачыннар» коллективы белән)

"Шуба бик матур, җылы, киячәкмен", – дип тә әйтте Яна үзе безнең журналист кызыксынып, сорагач. 

( «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең "әтисе" Дмитрий Туманов белән)

Алга таба яшь җырчыны 8-24 апрельдә Казан шәһәрендә узачак республика этабы көтә. 

Фото: Яна Шалаумова


Нет комментариев