Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез Валерий Егоров «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде

Аңа бу хөкүмәт бүләге Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның шушы елның 21 мартындагы 205нче Указы нигезендә тапшырылды.

Казанның руда булмаган материаллар заводы директоры Валерий Михайлович бу олы бүләккә республикабыз икътисадын үстерүдәге тырышлыгы, күп еллар дәвамындагы нәтиҗәле хезмәте өчен лаек булды. 

Мамадыш районының Җөри авылы егете Валерий Егоров, үз хезмәт юлын укытучы буларак башлап, заводта инженер булган, Татарстан кулланучылар союзына караган Түбән Кама райпосына җитәкчелек итүдән алып, гел югары вазифаларда эшләгән. 

Хәзерге вакытта ул, руда булмаган материаллар заводы директоры буларак, республикабызны үсетрүгә, икътисадын алга җибәрүгә үзеннән лаеклы өлеш кертә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев