Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Качману: күз ачып булмаслык буран, халык карга бата-чума ару су алырга төшкән

19 январь православие динен тотучылар Качмануны билгеләп уза. Традиция буенча, бу көнне чиркәүләрдә бәйрәм келәүләре уза, сулар аруландырыла, чумыну өчен урыннар булдырыла.

Качману көнне ел да була торган «крещенские морозы» урынына, быел күз ачып булмаслык буран килде. Бәйрәм алды көнне, Качману Сочельнигында авыл халкы бергә җыелып чишмәгә юлларны да ачканнар, карларын да көрәп әзерләп куйганнар. Кызганыч, бүген, һава торышы начарлану сәбәпле, күп авылларда чишмә янына төшү мөмкинлеге чикләнгән, чумынучылар булмаган диярлек. Авыллардагы бәйрәмгә священниклар да килә алмаган. Су керүчеләр купельле авылларда гына булган.

Керәшен авылларында быел Качману бәйрәме ничек узган? «Туганайлар» күзәтүендә:

Күп кенә авылларда су аруландыру йоласын 18 январь көнне кичтән үк башладылар һәм төннән үк су керүчеләр дә шактый булган.

18 январь кич белән Мамадыш районының Дүсмәт авылындагы Изге Николай чиркәвендә су аруландыру узды. Аны Мамадыштан килеп отец Олег Малышев аруландырды. Авыл халкы келәү итеп, кач манган суларны өйләренә алып кайтып китте. Дүсмәтнең үзендә бәкегә су керү оештырылмаган. Су керергә теләкләре булганнар Мамадышка яки күрше авылларга бара.

Әлмәт районының Кәләй авылында да «Качману» чишмәсендә су аруландырганнар.

Тукай районының Мәләкәс авыл җирлегендә дә Качману суының файдасына ышаналар.

Кукмара районының Үрәсбаш авылында да алдагы көнне чишмәгә юлны чистарткан булганнар.

Балык Бистәсе районының Иванай авылындагы Богоявление чиркәвендә Илия әтей бәйрәм келәве уздырган, шуннан соң суны аруландырганнар. Авыл халкы Кач йөреше белән, кар көртләре эченнән сукмак ясап, Изге чишмәгә төшкәннәр. Качману — әлеге авылның престол бәйрәме. 

 

Теләче районының Иске Карабаян авылында авыл җирлеге башлыгы трактор биреп, шушы авыл егетләре белән бергә, 18 январь көнне, кичке якта купельга юлны ачып, барлык сулар да аруландырылган. 

«Шундый олы бәйрәм көнне буран көчле буран чыкты шул. Купель авылдан читтәрәк урнашкан. Отец Геннадий да килә алмады, урамнардан чыга торган түгел, машиналар йөри алмый. Мондый буранлы Качмануны хәтерләмибез дә. Хәерлегә булсын. Үзебезнең авыл чишмәсенә бардык инде, анда да көчкә җиттек, юл юк. Бата-чума булса да тырыштык. Галимнэр тарафыннан да расланган бит, шушы өч көндә, су составы икенче, үтә дә саф, чиста. Аллага тапшырдык», — дип сөйләде Теләче районының Иске Карабаян авылыннан Мария Яковлева.

Зәй районының Кабан Бастрык авылындагы карендәшләребез дә буранга карамастан олы бәйрәм йолаларын үтәми калмаганнар.

«Бик матур итеп, төн уртасында, халык җыелып, иман китереп, үзебезнең чишмәдән су алдылар. Кичтән юлны кардан чистартып ачтылар. Һава торышы начар дип тормыйлар, су алып калырга тырышалар, читтә яшәүчеләр, йөри алмаучылар өчен дә алып калалар авылдашлар. Бездә өч көн су алалар, купельдә коеналар. Күрше-тирә авыллар да килә.

Үзебездә бәйрәм киче пешеренүдән башланды. Бездә Качману мунчасы ягып юынып чыкканнан соң, күмәчләр пешерелә. Алар мал сыннары формасында ясала. Мин дә, иң беренче, өстәл уртасына тынычлык күгәрчене пешереп утырттым. Тынычлык күгәрченнәре илебезгә, йортыбызга иминлек китерсен. Аннан соң, «Һәрвакыт күктә көндез кояшыбыз, төнлә аебыз якты янсын» дип, кояш белән айның сурәтен камырдан әвәләп пешердем. Өстәлемдә мал сыннары, үрдәкләр урын алды. Кыстыбый, коймак, дурычмаксыз да булмый да инде ул безнең керәшеннәрнең табыны», — диде Клавдия Максимова.

Лениногорск районының Федотовка авылында Качману көнендә чумыну өчен өч махсус урын әзерләгәннәр.

«Бүген төнлә су аруландырылды. Үзем Әлмәттә, кайта алмадым, ирем анда иде. Бик матур оештырылган, чишмәгә юл ачылган, юллар әйбәт. Су алырга бик күп кеше килгән, — дип хәбәр итте Людмила Аланлы.

Мөслим районының Яңа Усы авылыннан Никита әтей «Бәчүк», «Лесхоз», «Парник» чишмәләрен аруландыруы, халыкның зур, тыйнак чират ясап, су алырга килүе хакында да хәбәр иттеләр.

Питрәчнең Керәшен Сәрдәсеннән дә качману яңалыкларын белештек.

«Келәү булды. Келәүдән соң чишмә, купель аруландырылды. Төнге икедә әле һава торышы яхшы иде. Сәгать бишләр тирәләрендә буран чыга башлады. Кешеләр сәгать дүрттә чишмәгә суга төшкән, чумынучылар да булган. Коену урыны эчке яктан бикле булган. Су алырга халык бара, авылларда буран дип тормыйлар. Төнлә, келәүдән соң да махсус суга килүче була», — диде Нина Фадеева.

Питрәч районының Кәвәл авылында дә, башка авылларда да халык буран дип тормаган. Качманудан алдагы төндә барып карны чистартканнар, юл ачканнар. Тик, икенче көнгә иртән буран тагын да көчләнеп, юлларны тагын каплап куйган. 

«Пановка чикәвенә келәүгә йөрүче туганыбыз Илья Захаров, Ак әбиебез Елена Туктарева иманнар әйттеләр. Олег Шипшовның улы Антон «Отче Наш»ны укып торды. Чумынучылар арасында авылда яшәүчеләр дә, читтән кайтканнар да бар иде. Халык су да алды. Су тарату йоласын да, хәлдән килгәнчә үтәргә тырыштык»,— дип сөйләде Кәвәл авылында яшәүче Зоя Шипшова.


Теләче районы Субаш авылында зур саклык чаралары белән бәкегә кергәннәр.

Түбән Кама районы Балчыклы авылы храмында келәү булган.

Түбән Кама районының Келәтле авылы чишмәсендә Качмануда су аруландырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев