Атна уртасында -27 градуска кадәр суыта
Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Атна уртасына кадәр Татарстанда төнге һава температурасы -22..-27 градуска кадәр булырга мөмкин, әмма соңыннан һава торышы җылырак булачак.
Вторник -22 градуска кадәр суык көтелә, дип язган иде «Татар-информ». Среда атнаның иң салкын көне булачак: -17..-22 градус, урыны белән -27 градуска кадәр. Көндез -8..-13 градуска кадәр фаразлана.
Төнлә һәм четверг көнне иртән кар явачак, кайбер урыннарда ул көндез дә дәвам итәчәк. Төнлә һава температурасы -9..-14 градус тирәсендә булачак, көньякта -18 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез температураның -3..-8 градуска кадәр күтәрелүе көтелә.
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразы буенча, 10-11 февральдә явым-төшем ихтималы зур түгел. Һава температурасы: төнлә -10..-15 градус, 11 февральдә аязган вакытта -19, көндез -3..-9 градус», – дип хәбәр ителә фаразда.
Синоптиклар шулай ук атна дәвамында югары басым булуы турында кисәтте. Среда көнне ул иң югары булачак: Казанда терекөмеш баганасының 770 мм билгесенә кадәр.
Татар-информ
Фото: РИА Новости
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев