Анна Минеева Сарсаз-Баграж авылының киң күңелле кешесе
Сарсаз-Баграж авылында туып-үсеп, бүгенге көндә шунда гомер итүче Анна Николаевнаны авылда нык хөрмәт итәләр.
Аны язмыш ныклыкка хәйран сынаган, ул барлык авырлыкларны җиңеп алга атлавы белән безгә үрнәк.
«Әниебез 42 яшендә биш бала белән тол калып, безнең барыбызны да белемле итеп, йоласына туры китереп туйлар ясап башлы-күзле итте, армия сафларына озатып каршы алды, безнең балаларыбызны тәрбияләшергә булышты. Урын өстендә калган сукыр бианасын җиде ел тәрбия кылды, әбиебез аңа хәер-фатихада, изге теләкләр теләп 93 яшендә бакыйлыкка күчте. Бала хәсрәте дә кичерде ул, ике улы, бер оныгы гүр иясе булдылар. Ана йөрәге барысын да кичереп, тормыш көтәргә үзендә көч тапты.
Әниебез бик киң күңелле, олы йөрәкле, ярдәмчел, туганчыл кеше. Аңа алга таба да ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез озын гомер телибез. Йортыбызның утлары әле сүнмәсен, балкып торсын. Киләчәктә дә балаларың, оныкларың әни, әби, карт әби дип өзелеп торсыннар»,– дип язалар балалары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев