Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне

Бүген – Бөек Ватан сугышы башланган көн. 22 июнь көнне ил күләмендә, шул исәптән безнең Татарстанда да «Хәтер шәме» акциясе уза. Кайбер керәшен авыллары да бу акциягә кушылдылар.

Төгәл 82 ел элек, 1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлануын искә алып, елның-елында, Хәтер һәм кайгы көне уздырыла. Бөтен Россия буйлап «Хәтер шәме» акциясе оештырыла — Бөек Җиңү хакына гомерләрен биргән батыр ир-егетләр, өсләренә солдат шинеле кигән курку белмәс хатын-кызлар истәлегенә шәмнәр кабына. 

Тукай районының — Мәләкәс, Кайбыч районының — Хуҗа Хәсән, Зәй районының — Сарсаз Баграж, Югары Баграж, Мамадыш районының — Чия башы (Никифоровва), Менделеевск районының Монай авылларында яшәүчеләр бу акциядә бик теләп катнаштылар. Мәктәп укучылары һәм укытучылары, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре утлы фронт юллары аша узган авылдашлары истәлегенә салынган һәйкәлләр янына килделәр. Һәм Хәтер шәмнәре кабызып, ил тарихында зур урын алып торган 22 июнь көнен искә алдылар.

Мәләкәс авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев