Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

10 елдан артык рәсми никахта яшәүче, балалары булган гаиләләргә бушлай җир бирергә мөмкиннәр

ЛДПРдан Дәүләт Думасы депутатлары, фракция лидеры Леонид Слуцкий җитәкчелегендә, палата каравына 10 елдан артык рәсми никахта яшәүче һәм балалары булган гаиләләргә җир бирү турында закон проектын кертәчәк.

Бу хакта ТАСС Слуцкийның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Леонид Слуцкий җитәкчелегендә ЛДПР депутатлары 10 елдан артык рәсми никахта яшәүче һәм балалары булган гражданнарга шәхси торак төзелеше өчен бушлай җир участоклары бирергә тәкъдим итә. Төзәтмәләр проекты РФ Хөкүмәте нәтиҗәсен алганнан соң 30 көн эчендә Дәүләт Думасына кертеләчәк», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Слуцкий сүзләренчә, бу инициатива мегаполисларны урбанизацияләүдән шәһәр читендә заманча аз катлы төзелешне үстерүгә әкренләп күчүгә юнәлдерелгән.

Сәясәтченең матбугат хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә, бүлеп бирелгән җир участогы гаиләнең барлык әгъзаларының, шул исәптән ата-аналарның һәм балаларның уртак өлешле милкенә әвереләчәк, диелә хәбәрдә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев