Керәшен хатын-кызларының бизәнү әйберләре, баш киемнәре
Этнографическая мозаика

Керәшен хатын-кызларының бизәнү әйберләре, баш киемнәре

Элек киң кулланышта булган, хәзер сирәк очрый торган керәшен баш киеме һәм бизәнү әйберләре турында Валентина Максимова язды.

Сырга (серьги) — керәшеннәрнең тасмалар белән беркетелә торган зур алкалары.

Чәчкап — керәшен кызларының бер чат кына толымнарына беркетелеп куела торган озын тәңкәле каплавыч.

Түшлек, Сакал — керәшен хатыннарының бәйрәмнәрдә киелә торган, тәңкәле зур күкрәк бизәгечләре.

Кәсилә, дәвәт, муйтомор — төрлечә әйтелешле тәңкәле күкрәк бизәгечләре.

Муенса, тамакса, муенҗака — төрлечә әйтелешле көндәлек муен бизәгечләре (тәңкәле).

Сүрәкә — керәшен хатынының кияүгә чыккач кия торган баш киеме.

Ука — сүрәкә мангайчасын чигүдә кулланылган, алтын, көмеш йөгертелгән җепләр.

Нәгыш — түгәрәк яулык, ак яулыкны чигүдә кулланылган бик борынгы чигү алымын керәшеннәр шулай атый. Бу чигү керәшеннәрдә һәм удмуртларда гына бар.

Фото: Алина Кондратьева


Нет комментариев