Кан кардәшлекне белдерә торган керәшен сүзләре
Элек-электән керәшеннәрнең үз туганнарына хөрмәте, аларны олылавы кан кардәшлекне белдерә торган сүзләрдә дә чагылыш тапкан. Вакытлар үтеп, бик күп нәрсәләр онытылса да, безнең карендәшләр үз әти-әниләренә, әби-бабайларына, килен һәм кияүләренә, башка кардәшләренә үз итеп, якын итеп эндәшү тәртибен җуймаганнар, саклаганнар.
Нәнә, нәнәй, нәнәү, әней — әни.
Тәтә, тәтәү, тәтәү, әтей — әти.
Түтей, тута — апа.
Агачай, агаем — кече эне.
Әбей — әтисенең әнисе.
Бабай — әтисенең әтисе.
Ак дәдәй — әти яки әнинең иң өлкән ир туганы.
Ак түти — өлкән кыз туганга хөрмәтләп, олылап.
Ак әби (агәби) — әтисенең өлкән кыз туганы.
Дәдәй — ир туганы, абый.
Җиңгей — ир туганының хатыны.
Җырак бабай — әнисенең әтисе.
Җырак әби (җырагәбей) — әнисенең әнисе.
Җырак дәдәй — әнисенең абыйсы яки энесе.
Җырак җиңгей — әнисенең абыйсының яки энесенең хатыны.
Җырак түтей — әнисенең апасы яки сеңлесе.
Биата, биатай — иренең әтисе. Эндәшкәндә әти, әтекәй сүзләре дә кулланыла.
Бием, биана — кайнана, иренең әнисе.
Ир кеше үз хатынының әтисенә — «бабай», әнисенә — «әби» дип эндәшә.
Балдыз — хатынның сеңлесе.
Кайнигәч — хатынның апасы.
Кайнеш — хатынның ир туганы.
Биага, биагай — иренең абыйсы.
Җанагай — иренең энесе.
Печкәчә — иренең сеңлесе. Аңа исеме белән яки «печкәчәм» дип эндәшә.
Үзәби — әтисенең әнисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев