Элгәредән калган ышанулар, җырулар, такмаклар
Марафон кысаларында Марина Казанцева әбисеннән отып калган ырым-шырымнар, им-томнарны язды.
Халык авыз иҗаты дигәч, кечкенә чактан ишеткән, әби-бабайлардан күчеп килгән, безнең истә калган ырым-шырымнар, имнәүләр, җырлар, такмаклар, әкиятләр, уеннар һ.б. күз алдына килә.
Кечкенә бала белән уйнаганда, аны аякка бастырып үчтеки уйныйлар иде
Үчтеки, үчтеки
Безнең Марина кечтеки
Үсәр әле зур булып,
Жыручы кыз булып.
Күке, чыпчык
Тәрәзәдән очып чык.
Маринаның башына май сөрт,
Әлүшнең башына бал сөрт,....
Оч та кит!
Йоклатканда җырлыйлар иде:
А-а-а итә
Марина йокыга китә
Марина йокыга киткәч,
Өйләр тынычлап китә.
А-а-а бәбкәсе
Кая киткән әнкәсе?
Каенлыкка җиләккә
Маринага бүләккә.
Безнең әбиләр «Чире барның, име бар» дия торганнар иде. Әбиләр төрле чирне имниләр иде, эт имчәге чыкканда, күз тигәндә, сыер имие шешкәндә, дуңгыз җаңагы шешкәндә һәрберсенә укый торган сузләре булган. Арпа чыкканда әйтелә торганы:
Берәү, икәү, өчәү, дүртәү, бишәү, алтау, җидәү, сигез, тугыз, ун,
Арпа чыккан арпа имним.
Берәү, икәү, өчәү, дүртәү, бишәү, алтау, җидәү, сигез, тугыз,
Тузгып китсен. Арпа чыккан арпа имним.
Берәү, икәү, өчәү, дүртәү, бишәү, алтау, җидәү, сигез,
Арпа чыккан арпа имним.
Берәү, икәү, өчәү, дүртәү, бишәү, алтау, җидәү,
Җилгә очсын. Арпа чыккан арпа имним.
Берәү, икәү, өчәү, дүртәү, бишәү, алтау
Арпа чыккан арпа имним.
Берәү, икәү, өчәү, дүртәү, бишәү,
Бетсен китсен. Арпа чыккан арпа имним
Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,
Арпа чыккан арпа имним.
Берәү, икәү, өчәү,
Очып китсен, бетсен китсен.
Арпа чыккан арпа имним.
Берәү, икәү,
Арпа чыккан арпа имним.
Берәү
Бер дә җук, бетсен китсен, тузгып китсен, җилгә очсын, бетеп китсен, очып китсен, кулымның файдасы тисен, тьфу, тьфу, тьфу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев