Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Владимир Иванов: «Ураза күңелебезне, җаннарыбызны уяту өчен кирәк»

Май чабу бәйрәменнән соң, христианнарда Олы Ураза башлана. Владимир ИВАНОВ Олы Ураза алдыннан булган Май чабу атнасының асылы турында түбәндәгеләрне сөйләде

Олы көнгә әзерләнгәндә без ураза тотабыз. Олы Уразага кергәнче бер атна алдан кеше ит ашаудан туктый. Сөт, каймак, май, сыр, күкәй, балык кебек ризыкларны ашарга ярый... Элек халыкта, күбрәк, май ризыклары булган. Күп кенә ризык май белән пешерелгән. Шуңа да май чабу дигәннәр.

Олы ураза башка уразалардан үзенең озынлыгы һәм кырыслыгы белән аерыла. Иисус Христосның, ашаусыз-эчүсез, 40 көн чүлдә булганын искәртү йөзеннән, бу ураза барлыгы 7 атна дәвам итә. Уразада кунакка барып, күңел ачып йөрүдән кеше тыелып тора. Шуңа күрә “Май атнасы”нда халык күптән күрмәгән туганнары белән күрешеп калган, кунакка йөрешкән.

Шуны истә тотарга кирәк, ураза – тамак өчен түгел, ул күңелебезне, җаннарыбызны уяту өчен кирәк. Уразада без үзебезнең җазыклы икәнебезне искә алып, Алладан кичерү, җазыксыз торырга куат сорыйбыз. Без гомер буе шулай торырга тиеш. Уразада булса да тиешлечә торыйк. “Уразага керәм. Менә теләк итәрем. Күбрәк чиркәүгә йөрермен. Өлеш алырмын”, – дип, үз-үзебезгә сүз бирик һәм шуны үтик.

Май чабуның соңгы көне “Пручти”, ягъни Кичерешү көне. Рустагы “Прощеное воскресенье”га ияреп, “Пручти көн”, диләр. Кичерешү көне дип, керәшенчә әйтү дөресрәк булыр.

Кичерешү көне атнакөнне була. Атнакөн – иң беренче чиратта, Иисус Христосның терелеп тору (Воскресение Христово) бәйрәме. Шулай итеп, Иисус Христосның терелеп торганын без Олы көндә генә түгел, башка көннәрдә дә искә алабыз.

Уразада Ходайдан кичерү сорыйбыз. Алладан кичерү сораганчы, башта бер-беребездән кичерү сорарга тиешбез. Ходай Евангелиядә: “Кем дә кем бер-берсен кичермәсә, күктәге Ата да шуңа кичермәс”, – дигән. Шуңа күрә дә Олы Уразага керер алдыннан кешеләр, иң беренче, бер-берсеннән гафу үтенгәннәр, кичерүләрен сораганнар.

Олы Ураза алдыннан шул ук иманнарны укыйбыз. Хәзер иманнарны калдырырга өйрәндек. Бу атнада иманнарны калдырмыйча укырга кирәк. Акафистлар, Псалтирьлар, дини кенәгәләр, “Җаңа закон”ны, изгеләрнең тормышларын, “Зокон Божий”ны укый аласыз.

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев