Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Өлеш алу, җазык әйтү Җәшерекләре

Православ Чиркәүнең җиде Җәшереге (Таинство) бар. Болар: Чумылу (крещение), Миро сөртү (миропомазание), Кәбен койдыру ( венчание), Җазык әйтү (покаяние), Өлеш алу (причащение), Май сөртү (соборование), Священникка кул салу (священство) Җәшерекләре

Җәшерекләрнең күбесен Ходайыбыз Иисус Христос Үзе билгеләгән, кайберләре еллар дәверендә барлыкка килгән. Бу язмада Өлеш алу һәм җазык әйтү Җәшерекләренә тулырак тукталырбыз.

Кайсыбер керәшеннәр Өлеш алам, дип сөйләшсә, икенчеләре Дары эчәм дип тә әйтә. Дары ул –  (урысчадан духовные дары) ышанучы кешеләргә Изге Тын аша бәрәкәт иңелүне аңлата.

Элегрәк, революциягә кадәр, керәшеннәр Олы һәм Спас уразалары вакытында семьялары, ыру-нәселләре белән бергә җыелышып, җазык әйтеп, өлеш алырга чиркәүгә йөри торган булганнар. Бер яше тулган балаларны да чиркәүгә алып барып, өлеш алдырганнар. Җазыкны җиде яшьтән генә әйткәннәр. Җазык әйтеп, өлеш алучы һәрбер кешене священниклар исповедь ведомостьларына язып барганнар. Хәзер ул язмалар архивта саклана. Священниклар озак вакыт өлеш алмый йөргән зур гөнаһлы кешеләргә, сәбәбен аңлатырга кушып, җәза да биргәннәр. Күрәсең, бу нәрсә кеше һәрдаим үзенең кылган эшләренә анализ ясап, яхшылыкларын һәм начарлыкларын белеп, аңлап торсын һәм күңелен бушатып, тынычлык алсын өчен эшләнелгәндер. Бүгенге көндә чиркәүләрдә мондый нәрсә күзәтелми.

Өлеш алу Җәшереген священник Литургия дигән келәүдә үткәрә. Священник теләге аркылы, Алла Улының сүзләре буенча Святый Тын куаты белән, престол өстендәге икмәк – Христос Тәненә, җимеш суы (вино) Христос Канына алмаша. Алар күзгә икмәк, җимеш суы булып күренсә дә, Ходай аларны, Үз кодрәте белән, Христосның Тәне, Каны итә. Христосның шушы Җәшерекләреннән өлеш алган кеше, җазыклары кичерелеп, Иисус Христос белән кушыла, мәңге тормышлы була. Ходай Үзе әйткән: “Тәнемнән, Канымнан өлеш алучы мәңге тормышлы була” (Ин. 6, 54). 

Өлеш алу Җәшереген, иң элек, Ходай Христос Үзе кылган. Ул өйрәнүчеләренә икмәк биреп әйткән: “Алыгыз, ашагыз, бу – Минем сезнен өчен, җазыклар кичерер өчен, алынган Тәнем”, дигән. Тагын, савыт белән җимеш суы биреп, болай дигән: “Бу савыттан барыгыз да эчегез, бу – Минем сезнен өчен, күп кешеләр өчен җазыкларны кичерергә агызган яңа килешү Каным”. Аннары ул Җәшерекне җалан кыларга Апостолларга кушкан.

Өлеш алырга баручы кеше үзенең Алла алдында юк кына нәрсә икәнен, жараусыз булуын, җазыкка батканлыгын төптән аңларга тиеш, барысы белән дә татуланышырга, үзен усаллыктан, кешене гаеп ләүдән, әр төрле кирәксез уйлардан, сүзләр сөйләүдән тыелырга тиеш. Булдыра алганча, ялгызың калып, Евангелиене, “Өлеш алыу алдыннан укый торган теляк ряте” иманнарын укырга кирәк. 

Өлеш алу Җәшерегенә үзеңне бер өч көн ураза тотып әзерләргә кирәк. Ураза тоту теләк итү белән бергә бара. Ураза ашы булмаган ит, май, сөт, күкәй ашау бөтенләй тыела, бүтән ашамлыклар да тыелыбрак, әзрәк ашала.

Өлеш алырга баручы келәү башланганчы священник алдында җазыкларын әйтергә тиеш. Җазык әйткән чакта священник сораганны көтмичә, үзеңне һич тә дөресләмичә, гаебеңне бүтәннәргә авыштырмыйчә, җаныңны авырайтып торган нәрсәләрне үзең әйтеп бирер гә кирәк.   

Җазыклар болар була:

Алланы хурлау, зарлану, чиркәүләргә йөрмәү, олысымаклык, көперлек, күремчеләргә, гороскопларга ышану, исереп йөрү, атна көнне эшләү, сүгенү, ураза тотмау, теләк итмәү, алдалау, кешене рәнҗетү, кешене мыскыл итү, кеше үтерү (аборт), кыйнау, каргау, ызгышу, ачулык, уйнашлык итү, җат ир (хатын) белән азгынлык итү, азгын нәпесле уйлар, күңелдә уйнашлык итү, кеше тикшерү, кеше сөйләү, кешене җаманлау, урлау, көнчелек итү, үпкәләү, кеше кайгысына сөенү, үзеңне-үзең мактау, мал жыю, малга бирелү, тәнгә генә жарарга тырышу һәм башка башка жазыклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев