Шагыйрь карендәшләребез Никифор дәдәй Тукмачевның соңгы вакытта язган шигырьләрею
Көзге моң
Күктә болытлар куера,
Яңгыр сибәләп үтә,
Көзге җилләр каеннарның
Сары толымын сүтә.
Көзнең әле күшектергеч
Көннәре җитмәсә дә,
Яфраклар коела, җилләр
Иссә дә, исмәсә дә.
Урман буйларында буран, —
Хисләрем адашырлык.
Кем җырламый түзә алган
Эчтә җан була торып?!
Көзге болыт саубуллаша,
Агач башларын үбеп.
Китәр вакытларым җитте, —
Көзге болытлар кебек…
Сүзләрдә — тәм, көзләрдә — ямь
Истәлегем калмас инде,
Укып исккә алырлык.
Сүзләрдән — тәм, көзләрдән — ямь,
Калса калыр сабырлык…
Моңда адашкан күңелем
Чыгар сукмак тапмады.
Бу дөньяда барлыгымны
Бары өмет саклады.
Шул өметне кыйбла итеп,
Әле алга барышым.
Жиңел барам, белеп барам,
Шул дип минем язмышым.
Күргәнегез бармы?
Күргәнегез бармы сезнең
Көзнең шул мизгелләрен, —
Талгын җилдә, күл өстендә
Сары яфрак йөзгәнен.
Күргән бармы аккошларның
Китәргә җыенганын,
Соңгы тапкыр саубуллашып,
Күлләрдә коенганын.
Күргән бармы каеннарның
Алтынга күмелгәнен,
Сыерчык бураннарының
Яшь булып түгелгәнен?
Күргән бармы ялгыз айның
Уйга баткан төннәрен,
Шуларны күрәсең икән, —
Жәл түгел гомерләрең.
* * *
Жирне сары келәм капласа да,
Каеннар толымын сүтмәгән.
Бәлки әле көз дә җитмәгәндер, —
Кыр үрдәкләре бит китмәгән.
Соңарып булса да кояш чыкты,
Җылысы гына тик чамалы.
Җәйге җылылары онытылып,
Тау артларында калганмы?
Әллә җәйләр шулай кире кайтып
Түлиләрме калган бурычын?
Көләр җиткәч җәйләр кире кайта, —
Аңламассың һава торышын.
Минем җәем генә кире кайтмас,
Гомер көзем кире чигенмәс.
Горур атлап кышларыма керәм,
Горурлыктан өмет өзелмәс.
Гомер көннәре
Сары яфракларның коелуы
Уйга салмый икән кемнәрне…
Яфрак түгел, җиргә иңүчеләр —
Агач гомеренең көннәре
Безнең дә бит гомер көннәребез
Көзге яфраклардай өзелә.
Тотынсак та, җәйгә омтылсак та,
Көз җиткәне инде сизелә
Язларга бит әле чыгасым бар,
Үтәсе бар әле кышларны.
Сынауларга әле чыдасым бар,
Сөендереп якын дусларны.
Матур җырлар әле язасым бар,
Халык сүзе диеп әйтергә.
Көз язмасам, беләм яз язармын,
Ул җыр инде йөри хәтердә
Сары буран
Кыш көннәрендә күрәбез
Ак буран, Кара буран.
Бүген сары бураннарга
Исләрем китеп торам.
Сары алтынга күмгәннәр
Яфраклар — сукмакларны.
Хәтеремдә озак сакланыр
Көзнең матур чаклары.
Матур булса да, сайрамый
Сандугачлар да, тынды.
Көннәр — аяз, кыраулар юк,
Заманнар гына шомлы...
Фото: Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк
Нет комментариев