Сызлана һаман да хәтер
“Керәшен сүзе” газетасының беренче редакторы, әдәбият сөючеләргә һәм газета укучыларга Ямаш Игәнәй псевдонимы белән билгеле керәшен шагыйре Ананий Маловның (1938-1997) сугыш чорына кагылышлы шигырьләреннән берничәсен бирәбез.
Соң, сугыш беткәнгә ни гомер,
Сызлана һаман да, ник хәтер?
Туганнар кабере өстендә
Офыклар — кан кызыл, нигәдер...
Чәчәкләр йөгерә
Чәчәкләр йөгерә каршыма,
Чәчәкләр килә чабып.
Һәм кинәт... туктап калалар
Кем икәнлегем танып.
Уйлар исә алып китә
Еракка, балачакка.
Басу капкасына таба
Йөгердек, солдат кайтса.
Кычкырабыз, әй, шатланып:
«Әти, — дип, — әти кайта!»
Һәм кинәт... тынып калабыз,
Чапканны аңлап, язмышның
Ялганына алданып...
Юл буе сүзсез кайтабыз,
Боегып, әрнеп, янып...
* * *
Унике ир киткән сугышка
Авылдан. Калганнар озатып —
Әләмдәй уелган офыкка,
Җилфердәп, унике кулъяулык.
Берсе дә әйләнеп кайтмаган,
Кайларда калганнардыр ятып.
Һәр яз саен авыл өсләтеп
Унике кыр казы уза тик —
Җаннарда сагышлар уятып...
Унике кыр казы... Әләмдәй,
Төп-төгәл унике кулъяулык.
Мираж
Кичке шәфәкъ. Офык тоташ ялкын,
Әйтерсең лә бөтен дөнья яна.
«Кыйгак-кыйгак» аваз сала-сала,
Киек казлар, әнә, китеп бара.
Чү! Нәрсә бу? Ялгышаммы?! Казлар —
Күрәләтә утка кереп бара!..
Кайтмый калган солдатларның җаны
Булып, утка кереп китте казлар.
Ничек исән калсын инде алар?!
...Кемдер көткәненә карап кына
Ничек кайта алсын инде алар?..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев